Автомобиль сатучылар: «Текәлек» икенче планга күчте»
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, ноябрь аенда илдә яңа авто сату күрсәткече 30 процентка диярлек кимегән – 144,9 мең данәгә кадәр. Сату күләменең кимүе Чаллыдагы «ТрансТехСервис» компаниясе тәкъдим иткән саннардан да күренә. Әйтик, узган ноябрьдә 2 382 яңа автомобиль сатылган, 1 ай элек андыйлар 300гә күбрәк булган – 2 669, ә сентябрьдә 1000гә диярлек – 3 567. Шулай ук ТТСның кулланылышта булган машиналарны сату буенча да күрсәткечләре кими: ноябрьдә – 2 326 данә, октябрьдә – 3 103, сентябрьдә – 3 547 данә сатып алганнар.
«Исән калырга дәүләт программасы ярдәм итә»
«Челнинские известия» сораштырган автомобиль базары вәкилләре сатулар кимүен раслый.
«Автобазарның төпкә утыруы, һичшиксез, сизелә, – ди «Татавто» автосалоны менеджеры Марсель Зарипов. – Беренче чиратта моңа Үзәк банкның югары процент ставкасы гаепле. Моннан тыш, автомобильләргә бәяләр артты. Әгәр «АвтоВАЗ»ны алсак, ярты ел эчендә бәяләр 80-100 мең сумга кыйммәтләнде. Шартлы рәвештә, нинди дә булса 2015 елгы «Volkswagen Polo» хуҗасын алыйк. Ул аны 800-900 меңгә сатачак, ә алмашка берни дә сатып ала алмаячак. Илебезнең иң арзан «Лада Гранта»сы бүген 1 миллион сум тирәсе тора. Беркем дә, комфорттан баш тартып, чит ил машинасыннан безнең җиңел машинага күчеп утырырга теләмәс».
Марсель Зарипов сүзләренчә, автомобильләрне, аерым алганда «Лада»ны, бүген нигездә дәүләт программасы буенча кредитка алалар. Ул бары тик чикләнгән категория гражданнар – МХОда катнашучылар, медиклар, укытучылар өчен генә гамәлдә.
«Программа хисабына гына яшибез, – ди менеджер. – Ул сентябрьдә башланды, декабрьдә тәмамланды, ләкин хәзер аны яңадан торгыздылар. Югары процент ставкасы белән сатулар юк дәрәҗәсендә, аена 1-2дән артмый. Процент банкка бәйле – 23тән 30га кадәр. Хәзер «Гранта», «Нива»га ихтыяҗ зур. «Hyundai Solaris» һәм «Hyundai Creta» машиналарына ихтыяҗ азрак. Соңгыларына бәя, комплектациясенә бәйле рәвештә, 1,9 млн сумнан башлана».
Кулланылган автомобильләр сегментына килгәндә, анда бөтенләй тынлык. Өстәвенә, инде 2 ай. Марсель Зарипов сүзләренчә, «Татавто»да тотылган соңгы машинаны ай ярым элек сатканнар. Шуннан бирле бу сегмент буенча бер генә шалтырату да булмаган. Чаллының башка салоннарында да шундый ук хәл.
Фото: © chelny-izvest.ru
«Сатулар кимемәде, ә туктады»
«Автореал-16» автосалоны директоры Илдар Нәҗметдинов сатуларның тагын да ныграк кимүе турында әйтә:
«30 процент – реаль картинаны күзаллау өчен бик кечкенә сан. Сатулар 60-70 процентка кимеде. Хәтта туктады дип әйтергә була. Сатуларның төп двигателе һәрвакыт автокредит иде. Төп ставка бик нык күтәрелде, һәм кешеләр, 30 процентлы кредит алыргамы, дип уйлый. Билгеле бер категория затлар өчен кредитларны субсидияләү дәүләт программасы гына сатуларны азмы-күпме тотып тора. Россия автосәнәгате дә шуның хисабына яши».
Аның сүзләренчә, 1 ел эчендә автомобильләргә бәяләр 40 процентка күтәрелгән. Утильләштерү җыемының артуы да бәяләрдә чагылды. Мисал өчен, чит ил «седан»ы бүген 2,1 млн сумнан башлана, ташламалар белән – 1,5-1,6 млн. «Гранта»га бәяләр 1 миллион сумнан, «Веста» бәяләре 1,6 млн сумнан башлана, «Нива» – 1,3-1,9 млн сум тора.
«Без долларга бәйле түгел, дип әйтсәләр дә, алай түгел. Бездә барысы да диярлек импорт, шул исәптән авто-компонентлар. Әгәр доллар кыйммәтләнә икән, димәк, машиналар да кыйммәтләнә. Тагын инфляцияне, шулай ук кабул ителгән законнарны да исәпкә алып, мәсәлән, утильләштерү җыемын, бәяләр үсеше тагын да күп тапкырга югарырак була», – дип аңлатты автосалон җитәкчесе.
Илдар Нәҗметдинов әйтүенчә, дәүләт программасын кулланып машина сатып алучылар арасында үзебезнең автомобильләргә ихтыяҗ чит ил машиналарына караганда югарырак. Искәрмә булып «Haval» тора, ул өлешчә Россиядә җитештерелә.
Фото: © chelny-izvest.ru
«Кешеләр үзләрен автобрендлар белән ассоциацияләүдән туктады»
ТР Автомобиль дилерлары ассоциациясе президенты, «Автосеть.РФ» компаниясе милекчесе Руслан Абдулнасыйров шулай ук автобазарда сатулар кимүен әйтә.
«Кимү, әлбәттә, бар, әмма 2023 елның ноябре белән чагыштырганда, ул кадәр үк кискен түгел. Төп ставка үз ролен уйнады. 30-35 процентлы кредит ставкасы белән автомобиль сатып алырга әзер кешеләр алай күп түгел, моның өчен җитди ихтыяҗ кирәк. Хәзер күпчелек кешенең шәхси автомобильләре бар, яңа булмаса да, төп бурычны үти торган транспортлары бар. Хәзер кешеләр имидж өлешенә азрак игътибар итә башлады. Әгәр элек алар үзләрен ниндидер немец, француз, япон яки америка бренды белән ассоциацияләргә тырышса, хәзер бу – икенче планга күчте, чөнки тагын да мөһимрәк тормыш бурычлары бар. Мәсәлән, балаларны мәктәпләргә илтү, эшкә бару һәм башкалар».
Спикер әйтүенчә, хәзерге вакытта автомобильләрне күпчелек очракта кредит рәсмиләштермичә, җыйган акчаларга сатып алалар.
«Әгәр элек кредитка сатып алулар 65 процентны тәшкил итсә, хәзер – 30 процент тирәсе. Тагын 35 процент кая киткән? Әйтик, кешенең беренчел взносы бар, ул кредитка нәрсәдер карый, ә артык түләүнең тулы бәясен белгәч, бурычка 200 мең сум акча алып, 500 мең сумга нинди дә булса тотылган чит ил машинасын сатып алу яхшырак булачагын аңлый. Кешеләр хәзер булганнары белән канәгатьләнә һәм имидж турында уйламый, «текәлек» икенче планга күчте. Кыйммәтле авто элек статус күрсәткече булып саналса, хәзер үзләрен ышанычлы хис иткән кешеләр яхшы Кытай автомобильләрендә йөри һәм бик канәгать», – ди ул.
Фото: © chelny-izvest.ru
Ассоциация президенты да ешрак үзебезнең машиналарны алулары турында әйтә. Сүз уңаеннан, «АвтоВАЗ»да 2025 елда 600 мең берәмлек транспорт җитештереләчәк, бу – барлык күрсәткечләр буенча рекорд булып тора.
«Әгәр яңа һәм тотылган машиналар арасындагы сатуларны чагыштырсак, безнең компания мисалында пропорция – 1гә 2. Бездә һәрвакыт шулай булды да – 2 тотылган автога 1 яңа машина туры килә. Әлбәттә, бер компания мисалында гына автобизнес картинасын төзү дөрес булмаячак. Һәр компаниянең көчле яклары бар. Без, мәсәлән, тотылган машиналар сегментына йөз тотабыз, ТТС гомер буе яңа машиналар сатуда махсуслаша», – дип нәтиҗә ясады ул.
Фаразлар буенча нәрсә?
Автобазар вәкилләре алдагы вазгыятьне ничек фаразлый?
«Минемчә, 2025 елда әлләни үзгәреш булмаячак, һәрхәлдә, елның беренче яртысында. Сатулар артыр дип көтелми, кешедә артык акча юк, ә процент ставкасы үсүен дәвам итәчәк. Инде хәзер үк автокредит өчен түләү ипотека буенча айлык түләүдән артып китте. Мондый акчалата авантюрага керергә әзер булучылар табылыр дип уйламыйм», – дип уртаклашты «Татавто» автосалоны менеджеры Марсель Зарипов.
«Рәсми фаразларга таянсак, 2025 елда узган елгыдан минус 10 процент булачак. Чынлыкта барысы да ставкага бәйле. Моннан тыш, Россиядә җитештерелгән автоларны сатып алуны субсидияләү программасы расланган инде. Моңа якынча 18 млрд сум бүлеп бирелгән. Гомумән, бездә бик киеренке көндәшлек мохите барлыкка килә. Быел ил буенча авто җитештерү планы – 1 млн 400 мең. Аларның 600 меңен «АвтоВАЗ» чыгарачак, ә менә 800 меңен кытайлылар алачак – бу коточкыч зур акчалар. Шул ук вакытта Россиядә Кытай җитештерүчеләренең җитештерү куәтләре алай ук зур түгел. Башка брендлар, бездә локальләштерелгән «HAVAL»дан тыш, әлегә үз производстволарын ачарга ашыкмыйлар. «Chery» һәм «Changan» килергә теләүләре турында күптән әйтсәләр дә, әлегә барысы да сөйләшүләр дәрәҗәсендә кала», – ди Татарстан Республикасы автомобиль дилерлары ассоциациясе президенты Руслан Абдулнасыйров.
Иң оптимистик фаразны «Автореал-16» автосалоны директоры Илдар Нәҗметдинов ясады.
«Алга таба сатуларга төшәр урын юк инде. Алга таба үсеш кенә. Берничә кризис кичергәннән соң, без теләсә нинди кризис артыннан һәрвакыт якты киләчәк килүен беләбез. Үсеш бара, өстәвенә, шактый көчле. Шуңа күрә кабат күтәрелүне көтәбез, автомобиль базарында гына түгел, ә бөтен икътисадта да», – диде ул.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә