Юл газабы гүр газабына әйләнмәсен: Быел Казанда 268 юл фаҗигасе булган, 11 кеше үлгән
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең Казан буенча идарәсе җитәкчесе, полковник Михаил Савин журналистлар белән очрашуда юллардагы вазгыять турында сөйләде. Шулай ук, ул матбугат вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Оператив мәгълүмат буенча, Казанда агымдагы ел башыннан 268 авариядә 11 кешенең гомере өзелгән, 330 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Максатыбыз – юлда иминлекне саклау. Халыкны куркыту, штрафлар салу максаты юк! Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда арткан. Узган елда гыйнвар-апрель айларында юл һәлакәтләрендә 4 кеше һәлак булган булса, быел шул ук вакыт эчендә инде 11 кеше вафат. Тенденция мондыйрак: аварияләр саны кими, әмма нәтиҗәләре күпкә начаррак, көчле җәрәхәтләр алучылар саны арта.
Кар эреп беттеме, электр самокатлары һәм велосипедлар арендалау сезоны башланды. Быел сезон да иртәрәк башланганын күзәтәбез. Арендага алу нокталары да бик күп. Казан шәһәре башкарма комитеты, мэрия белән бу эшне уртага салып сөйләшү, бергәләп рейдларга чыгу яхшырак булыр иде, әлбәттә. Ләкин, мондый закон юк, – дип белдерде спикер.
Фото: © «Интертат», Юлай Низаев
Күзәтеп торабыз: Казан урамнары буйлап электросамокатта берәүләп тә, икешәрләп тә җилдерәләр генә яшь егет-кызлар. Балаларын алларына бастырып җилдерүче ата-аналар да бар. Бу бик куркыныч. Самокатчылар җәяүлеләр яныннан үткәндә тизлекне дә киметми. Алар кешене бәрдерергә яки үзләре егылып имгәнергә бик мөмкин.
Онытмагыз: самокатта һәм велосипедта йөрүчеләр өчен дә махсус кагыйдәләр бар. Бу кагыйдәләрне үтәү үзегез өчен дә, башкалар өчен дә мөһим. Сак йөрсәгез, юлларда иминлек булыр.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Самокатларны тиешле булмаган җирдә калдыру, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә да комачаулый. Аеруча тар тротуарларда калганнары балалар һәм олылар өчен куркыныч тудыра. Самокатта барганда телефон куллану яки колакчыннан музыка тыңлау бик куркыныч. Машина йөртүче сигнал бирсә дә, самокатчы аны ишетмәскә һәм туктап өлгермәскә мөмкин. Моннан тыш, самокатчылар һәм велосипедчылар һәрвакытта да җәяүлеләргә юл бирергә ашкынмый, – дип сүзен дәвам итте Савин.
Электросамокатлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булып тора шул. Күптән түгел Әмәт магистралендә «Voyah Free» машинасын йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм электровелосипедта барган 21 яшьлек курьерны бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган курьерны хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта курьер реанимациядә, аның хәле тотрыклы авыр, диләр.
Шулай ук Серов урамында да электровелосипедчы бер ханымны бәрдергән… Әле алай гына да түгел, автоинспекция инспекторлары килгәнче качып киткән!
«Питбайкерны оператив рәвештә питбайкер гына куып җитә ала»
Спикер аерым мотоцикл, скутер, мопед һәм питбайк ише транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә да тукталды. 2024-2025 елларда кадәр мотоцикллар катнашында булган хәлләр турында хәбәрләр ике тапкырга арткан 230дан 560ка җиткән. Быел да саннар «котырып» үсә, диярлек.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Питбайкерны оператив рәвештә питбайкер гына куып җитә ала. Безнең баланста питбайклар юк. Мотоцикллар белән дә, машиналарда да алар артыннан җитешеп булмый. Көчкә берсен куып тота алдык… Аңлашыла, ул күңелне күтәрә, әмма икенче яктан – моның белән шаярырга ярамый! Казан күрсәткечләрен Идел буе федераль округының башка шәһәрләре белән чагыштырганда, күрше өлкәләрдә вазгыять яхшырак күренә. Уфада, мәсәлән, һәлак булучылар 2,5 тапкырга азрак, ә аварияләрнең гомуми саны Казандагыга караганда ике тапкырга кимрәк, – ди спикер.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Савин апрель башыннан балалар һәм питбайк йөртүчеләр катнашындагы аварияләр артуын билгеләп үтте. Шуңа күрә автоинспекция ата-аналарга карата таләпләрне катгыйландыра. Хәзер баласының куркыныч йөрүенә юл куйган ата-аналар административ җаваплылыкка гына түгел, хәтта җинаять җаваплылыгына да (РФ Җинаять кодексының 151нче маддәсе буенча) тартылырга мөмкин. Судта мондый практика инде бар.
Юлларда питбайкта яки электросамокатларда куркыныч йөрүчеләрне күрсәгез, битараф калмагыз – хәбәр итегез! Кирәкле телефон номерлары автоинспекциянең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә бар.
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясенең Казан буенча идарәсе
Самокатчыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 800 сумнан 2500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Гомум кагыйдәләр:
- хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан да артмаска тиеш;
- бер самокатта бер генә кеше йөрергә мөмкин;
- шлем, тезгә, терсәккә кияргә һәм яктылык кайтаргычлар кулланырга кирәк;
- кулланыр алдыннан самокатның тормозлары, тавыш сигналы, алгы яктагы фарасы һәм арттагы кызыл фонаре төзек икәнен тикшерергә кирәк.
Электр самокатларында йөрергә мөмкин булган урыннар:
- велосипед юллары;
- велоҗәяүлеләр юллары;
- велосипед зоналары һәм полосалары;
- велосипед юлы булмаса, тротуар һәм җәяүлеләр зоналары, юл читләре, башка юл булмаса, автомобиль юлының уң ягы.
Ничә яшьтән самокатта йөрергә ярый:
- 7 яшькә кадәр балалар ата-аналары күзәтүе астында тротуарларда, шулай ук җәяүлеләр һәм велоҗәяүлеләр йөри торган зонада, шул исәптән самокатчылар өчен махсус бүленгән юлларда йөри ала;
- 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булганнар югарыда аңлатып киткән урыннарда, әмма инде зурлардан башка да йөри алалар;
- 14 яшьтән зурраклар, башка юл булмаганда, автомобиль юлының уң ягына чыга алалар.
Электр самокаты автомобиль юлында:
- транспорт агымының тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан да артмаска тиеш;
- «Автомашиналар өчен юл» билгесе булган магистральләрдә самокаттан файдаланырга ярамый;
- машиналар йөри торган юлдан чыкканда самокатчы җәяүлеләр кичүе аша чыгарга һәм үзе җәяүләп, ә самокатын янәшә тотып чыгарга тиеш!
Әгәр дә арендага самокат алырга теләсәгез:
- самокатны арендага 18 яшьтән генә алырга мөмкин;
- самокат арендалау буенча верификацияләнгән кушымтада аккаунтыгыз булырга тиеш;
- аренда өчен аккаунтларыгызны беркемгә дә бирмәгез. Моның өчен штраф һәм сезнең профильне кушымтадан өзү яный. Штраф күләме самокат биргән компаниягә бәйле рәвештә үзгәреп тора.
«Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә»
Машина руле артына алкоголь кулланган хәлдә утыручыларга брифингта аерым тукталдылар. Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә. Михаил Савин сүзләренчә, машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган яки аннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утыручыларны ачыклау буенча да максатчан эш алып барыла.
Юлларда ваемсызлык – иң куркыныч нәрсә. Җәяүлеләр дә, ни кызганыч, кагыйдәләрне боза. Машина алдына йөгереп чыгу – үлем белән уйнау дигән сүз.
Катгый кагыйдәләр — кеше гомерен саклау өчен бердәнбер юл. Юл һәлакәтенә юлыккач кына үкенмәс өчен, бүгеннән сак булырга кирәк. Юл газабы гүр газабына әйләнмәсен. Имин йөрегез!