Добавить новость

«Дүрт баланы тракторга утырткан». Трактор тәрәзәсеннән егылган нәни кыз һәлак булган

Intertat.ru
119

Россия Тикшерү комитетының Адыгея буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 июньдә нәни кыз бала үлгән. Җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 3 июньдә көндез биредә яшәүче ир-ат «Беларус 82.1» тракторы кабинасына 4 нәни баланы утырта. Ир-атның трактор йөртү өчен таныклыгы да булмый.

Трактор артка таба барганда, нәни кыз трактор тәрәзәсеннән егылып төшә, кабинаның чыгып торган урыннарына бәрелеп, бала җитди имгәнә.

Балага ашыгыч ярдәм күрсәтәләр, ләкин, хастаханәгә алып барганда, бала үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Адыгея буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Кошехабльский районында Красный хуторында авария турында 13.30 минутта хәбәр итәләр. Якынча ачыкланганча, биредә яшәүче 30 яшьлек ир-ат трактор белән юлга чыккан. Һәлак булган кыз балага 3 яшь.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Адыгеи





Все новости Адыгеи на сегодня
Глава Адыгеи Мурат Кумпилов



Rss.plus

Другие новости Адыгеи




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Майкоп на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России