Добавить новость

«Рульдә йокыга киткән». Башкортстанда коточкыч авариядә бер кеше үлгән, икесе имгәнгән

Intertat.ru
246

Башкортстанның Аургазы районында 24 мартта Уфа-Оренбург юлында «ВАЗ-2112» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машинадагы пассажир ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» ЮХИДИга сылтама белән хәбәр итте.

«ВАЗ-2112» машинасы «Камаз» йөк автомобиленә кырыйдан тиеп китә, аннары металл коймага барып бәрелә.

Авариядә җиңел машина йөртүчесенә һәм тагын бер пассажир ир-атка медицина ярдәме кирәк була.

Башкортстан ЮХИДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов сүзләренчә, мәрхүм ир-атка 29 яшь, җиңел машина йөртүчесенә 27 яшь була. Имгәнгә ике ир-ат хастаханәдә ята.

Севастьянов белешмәсе буенча, «ВАЗ» белән идарә итүче 27 яшьлек ир-ат рульдә барган килеш йокыга киткән. Өстәвенә, машинада бер кеше дә иминлек каешын эләктермәгән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России