Добавить новость

Һәлакәткә очраган поездда булган Мәскәү табибының туганы: «Балалары күз алдында үлде»

Intertat.ru
147

31 майда Брянск өлкәсенең Выгоничи авылы янында автомобиль күпере ишелә. Ул Климово – Мәскәү маршруты буенча баручы пассажирлар поезды өстенә төшә. Якынча белешмә буенча, фаҗигадә 7 кеше һәлак була. Алар арасында Мәскәүдә табиб булып эшләгән 32 яшьлек Виолетта да бар. Ул балалары күз алдында үлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

– Виолетта улым һәм оныкларым белән безне күрергә килгән иде. Малайларыбыз әле кечкенә – берсенә 7 яшь, икенчесенә 4,5 ай гына. Аларның Клинцы шәһәреннән кире өйләренә кайтып барулары иде. Ләкин барысы бергә өйләренә кайтып җитә алмадылар. Виолетта һәлак булды, – дип сөйләгән Виолеттаның кайнанасы Елена. – Миңа булган хәлләр турында сөйләү авыр. Паша балалары белән хәзер Мәскәү хастаханәсенә бара.

Билгеле булганча, 4 кешелек гаилә составның беренче вагонында барган, иң каты бәрелү нәкъ шунда туры килгән. Виолетта уллары белән аскы урында, ә ире өске урында йоклаган.

Гомеренең күп өлешен Виолетта медицинага багышлаган. Ул А.С. Пучков исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә, шулай ук «Дом с маяком» хәйрия фондында эшләгән, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Брянской области





Все новости Брянской области на сегодня
Губернатор Брянской области Александр Богомаз



Rss.plus

Другие новости Брянской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Брянск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России