Добавить новость

Трассада коточкыч авария: «Самосвал урлаган һәм дүрт кешенең гомерен өзгән»

Intertat.ru
499

Мурманск өлкәсендә «Кола» федераль трассасында коточкыч авария булган. Самосвал машинасын урлап алып киткән ир-ат 2 машинага бәрелгән. Аларның берсе туристлар утырган микроавтобус булган. 4 кеше һәлак. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 16 сентябрьдә кичке 5ләр тирәсендә була. Башта, юлга аю чыкканга авария булган, дигән хәбәрләр тарала. Ләкин вакыйга башкачарак булуы ачыклана. Биредә Самара өлкәсеннән килгән 35 яшьлек ир-ат авария ясый. Ул 2018 елдан бирле Никельдә регистрациясез яши.

Самара кешесе Заполярныйда АЗС янында туктап тора торган Volvo самосвалын урлый. Ул исерек була.

«Ул АЗС ягыннан «Кола» трассасына чыга. Идарәсен югалта, каршыга килә торган микроавтобуска бәрелә. Аның 4 пассажиры урында ук үлә. 3 кеше имгәнә, аларны хастаханәгә илттеләр», – дигәннәр Мурманск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Прокуратура белешмәсе буенча, самосвал «Mercedes-Benz Sprinter» һәм «Лада Ларгус» машиналары белән бәрелешкән. Микроавтобустагы кешеләр – барысы да Россия туристлары.

Тикшерү эшләре бара. Авария китереп чыгарган кеше тоткарланган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Мурманской области





Все новости Мурманской области на сегодня
Губернатор Мурманской области Андрей Чибис



Rss.plus

Другие новости Мурманской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Мурманск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России