Добавить новость

«Тавык йомыркасы кадәр боз»: Ир-атның башы яраланган, машинаны юрган белән каплаганнар

Intertat.ru
155

21 июньдә Новосибирск шәһәре янында көчле боз яуган. Ул автомобильләргә һәм яшелчә бакчаларына зыян салган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

– Әти-әниләр Плотниково авылы янындагы «Мичуринец» бакчачылык ширкәтендәге дачада иде. Башта яңгыр, аннары кинәт боз ява башлады, машинаны юрганнар белән капларга өлгердек. Зур боз теплицаның түбәсен ватты. Участокта күп кенә үсемлекләр, үсентеләргә зыян килде, – дип сөйләгән Ольга.

Плотниково авылында яшәүчеләр дә зыян күргән.

– Бозлар тавык йомыркасы зурлыгында иде. Бөтен яшелчәләр бетте – кыярлар, кәбестә, ташкабаклар. Машинаны каплап өлгердек, – ди әлеге авылда яшәүче Марина.

«Автомобилист-2» бакчачылык ширкәтендә булган Наталья боз ява башлаганда ире белән булуын әйтә.

– Машинаны каплап өлгердек, ләкин зур боз иремнең башын җәрәхәтләде. Ярасы җитди иде. Теплица түбәсе дә боз белән тишкәләнеп бетте. Бакчадагы рассадалар үлде. Җиләкне генә каплап өлгердек, – дип сөйләгән ул.

Бер көн алдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүле хәбәрләр тараткан булган, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Новосибирской области





Все новости Новосибирской области на сегодня
Губернатор Новосибирской области Андрей Травников



Rss.plus

Другие новости Новосибирской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Новосибирск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России