Добавить новость

«Юлның биеклеге метр ярым чамасы».Балалар утырган мәктәп автобусы юл кырыена төшеп киткән

Intertat.ru
89

16 ноябрьдә иртән Владивосток юлларында көчле бозлавык була. Биредә мәктәп автобусы юл кырыена төшеп каплана. Әлеге урында трасса биеклеге метр ярым чамасы. Йөртүче тормозларга маташып карый, тик юл бик тайгак була. Автобус салонында 14 бала мәктәпкә барырга чыккан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Автобус зур тизлек белән бармый. Әйләнеп каплангач, тәрәзәләре дә ватылмаган. Балаларны салоннан чыгару өчен бер тәрәзәне махсус ватканнар», – ди шаһитлар.

8 баланы хастаханәгә алып киткәннәр, аннары өчесен амбулаториягә җибәргәннәр. Калганнарын стационарга салалар.

Автобус белән 66 яшьлек ир-ат идарә итә, аның йөртү стажы зур, резиналары да кышкы булган.

«Ике бала минеке – 2 һәм 5 сыйныфлар. Ничек булганын да белмим, автобус ике тапкыр әйләнеп капланган», – ди имгәнгән балаларның атасы.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Приморского края





Все новости Приморского края на сегодня
Губернатор Приморского края Олег Кожемяко



Rss.plus

Другие новости Приморского края




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Владивосток на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России