Добавить новость

Өч машина бәрелешкәч янгын чыккан, ике кеше һәлак булган

Intertat.ru
369

Ростов-на-Дону – Ставрополь трассасында 3 машина бәрелешкәч, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итә, дип яза Вести сайты.

Авария 25 августта иртән, юлның 296 километрында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, билгесез сәбәпләр аркасында, Lada Granta йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «ВАЗ-2114» һәм Lada Largus машиналары белән бәрелешкән.

Бәрелешүдән җиңел машиналарга ут капкан. Ике Lada машинасының да йөртүчесе һәлак булган. «Ундүртле» машинасы йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр.

«Granta автомобиле йөртүчесе – 35 яшьлек ир-ат – Ставрополь шәһәрендә яшәгән, соңгы 2 елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылмаган», – диелә Ставрополь краеның Дәүләт автомобиль инспекциясе Телеграм-каналында.

Хокук сакчылары авариянең сәбәпләрен ачыклый, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ростовской области





Все новости Ростовской области на сегодня
Губернатор Ростовской области Василий Голубев



Rss.plus

Другие новости Ростовской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ростов-на-Дону на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России