Добавить новость

Микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкәч, алты кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән

Intertat.ru
164

Әстерхан-Ставрополь юлында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә алты кеше, шул исәптән бер бала үлгән, тагын алты кеше имгәнгән. Бу турыда Ставрополье башлыгы Владимир Владимировка сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Башлык мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Владимиров белешмәсе буенча, биш кеше урында ук үлә. Аннары микроавтобустагы тагын бер пассажирның хастаханәдә үлүе билгеле була.

Өлкә ЮХИДИ белешмәсе буенча, бүген көндез Светлодар шәһәре тирәсендә Chevrolet Cruze һәм «Газель» бәрелешә. «Газель» салонында сигез пассажир һәм йөртүче, Chevrolet Cruze машинасында йөртүче үзе генә була.

Җиңел машина йөртүчесе рөхсәт ителгән урында узарга чыга, ләкин каршы як полосага кергәч, микроавтобуска бәрелә. Шуннан соң ике машина да яна башлый.

Микроавтобустагы 4 пассажир һәм ике йөртүче дә үлгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ставропольского края





Все новости Ставропольского края на сегодня
Губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров



Rss.plus

Другие новости Ставропольского края




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ставрополь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России