Добавить новость

Пассажир автобусы белән авариядә җиде кеше һәлак булган

Intertat.ru
1030

8 гыйнварда Новопавловск-Зольская-Пятигорск юлында Пятигорск бистәсе тирәсендә коточкыч авариядә 7 кеше һәлак була. Пассажирлар ташу буенча хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәү факты буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополь крае буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, пассажирлар ташый торган «Газель» автобусы сул якка борылганда юл бирмичә, «Камаз» йөк машинасына бәрелә. «Камаз» каршы юлдан туры килә торган була.

Авариядә «Газель» йөртүчесе һәм 6 пассажир һәлак була. Калган пассажирларны, йөк машинасын йөртүчене хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, авария вакытында «Газель»дә 7 пассажир һәм йөртүче була. Соңрак төбәк губернаторы Владимир Владимиров сүзләренчә, авариядә 4 кеше имгәнә, диелә бу хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ставропольского края





Все новости Ставропольского края на сегодня
Губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров



Rss.plus

Другие новости Ставропольского края




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ставрополь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России