Добавить новость

Курчак театры труппасы утырган автобус авариягә очраган, ике актриса һәлак булган

Intertat.ru
807

Свердловск өлкәсендә Краснотурьинск курчак театры труппасы утырган автобус авариягә очраган. Фаҗигадә ике актриса һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат сәркатибе Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, 16 актердан торган труппа Первоуральск шәһәреннән гастрольдән кайтып килә.

Якынча белешмә буенча, МАН йөк машинасы каршы як полосага чыга һәм автобусны сөйрәп алып китә. 37 яшьлек Кристина Шварц һәм 25 яшьлек Юлия Арабей һәлак була. 21 яшьлек Егор Старцев имгәнә.

«Фаҗига Екатеринбург-Серов трассасының 289 нчы километрында була. Йөк машинасы Кушвин сөт предприятиесенеке, ул буш килеш Серовтан кайтып килә», – дигән Горелых.

Йөк машинасының 51 яшьлек йөртүчесен алкотестер белән тикшергәннәр, анда исерү билгеләре ачыкланмаган.

Валерий Горелых мәрхүмнәрнең һәм иҗат коллективының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Свердловской области





Все новости Свердловской области на сегодня
Губернатор Свердловской области Евгений Куйвашев



Rss.plus

Другие новости Свердловской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Екатеринбург на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России