Добавить новость

Нурлат районында яшь ярымлык сабый трактор покрышкасы эчендәге суда батып үлгән

Intertat.ru
1028

24 августта Татарстанның Нурлат районында яшь ярымлык сабый су сибәр өчен кулдан ясап куйган савыт эчендә батып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, әни кеше ике улы белән бергә кунакта була. Өлкәннәр өйдә чакта, балалар бакчада уйнап йөри. Бакчадагы үсемлекләр өчен трактор тәгәрмәче покрышкасыннан савыт ясап куйганнар.

Бераздан әни кеше балаларын карарга дип урамга чыга һәм нәни улын сулы савытта табып ала. Бу вакытта сабыйда яшәү билгеләре булмый инде.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России