Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Все города России от А до Я
Россия24.proнепрерывные новости из регионов России 24/7 на русском + новости Москвы и Подмосковья от Moscow.Media и мировые новости от RU24.pro и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

Махсус операциядәге хәрбиләр өчен - буржуйкалар

Intertat.ru
110
Махсус операциядәге хәрбиләр өчен - буржуйкалар

Уңган останың планнарында – утын урынына солярка ягып җылытыла торган мичләр җитештерү. Үзлегеннән өйрәнгән оста, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында бик кирәкле әйбер – кулдан эшләнгән дизель генераторы җыярга да ниятли.

Алексейның инициативасын дистә ярым якташы хуплап алган, эшкә тотынганнар. Барысы да бушка ярдәм итәләр, ди.

«Сез, гомумән, мондый мич белән яши аласызмы?»

– Мич җитештерүче кем белән генә сөйләшсәм дә, я теге җире, я бу җире ошамый, шулай итеп, бу ният барлыкка килде дә инде, – ди Алексей. – Монысын болай итәргә кирәк, бу җире болай булсын, дип, аларга аңлатырга кирәк. Күпфункцияле мич кирәк миңа, ял көннәрендә өй янында пылау пешерә торган түгел, димен. Үзегезнең мичегез белән, мәсәлән, елга буена, басу-кырга бер-ике көнгә китеп карагыз, һәм андый мич белән яшәп буламы-юкмы, уйлагыз, димен, – Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы офицеры Алексей Чигаров хәрбиләргә «буржуйка» ясарга тотыну сәбәбен шулай дип аңлата.

Эштән чыккан автомобиль дискларыннан «буржуйка»ларны башта Алексей үзе эретеп ябыштырган, соңрак аңа тагын ике кеше кушылган. Бу осталар ясаган мич 50 кв метрлы мәйданны җылыта ала.

– Мин аларга (хәрбиләргә) шушы мич турында видео җибәрдем, алар, әйе, болай эшләгәндә әйбәтрәк, дип җавап бирде. Мичне без күпфункцияле иттек. Аның ярдәмендә җылынырга да, ашарга пешерергә дә, юеш киемнәрне киптерергә дә була, хәтта палаткада мунча ясап юынып чыгарга мөмкин. Мич утын белән генә түгел, солярка ягып та җылына торган итеп өстәмә функция булдырдык, – дип сөйли Алексей.

Чигаров оештырган цех Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводында да яклау һәм хуплау тапкан, анда мичкә төтен чыгаручы торбалар урнаштыралар. Оста үзе солярка ягып җылытыла торган мичләр хәрбиләргә аеруча ошарга тиеш, дип саный, чөнки әзерләп куелган утын юк анда.

– Төрле хәл булырга мөмкин бит. Урман яныннан киткәннәр, ә мичкә ягарга кирәк. Солярка белән эшләү турында үз уй-фикерләрем бар иде. Мин егетләргә (хәрбиләргә) сөйләп күрсәттем, алар тагын әз генә үзгәртүне генә сорадылар, шул гына. Анда солярка белән проблема юк, техника җитәрлек», – дип сөйли Алексей. Шунда ук, хәрбиләр өчен дизель генераторы ясау фикеренә ничек килгәнлеген аңлата башлый.

«Мин – инженер түгел, мин – юрист»

Кулдан ясалган генераторлар да, Алексей уенча, солярка белән эшләргә тиешләр.

– Анда бензинга эшләүче генераторлар алып киләләр, әмма бензин белән проблема күп. Шуннан кулдан дизель генераторларын эшләү фикеренә килдем, – ди Алексей. – Өч фазалы гап-гади көнкүреш двигателе һәм, өстәп, мотоблок двигателе алабыз. Шуның ярдәмендә дизель генераторы ясыйбыз, ул кибеттәгеләрдән өч тапкыр очсызгарак төшә.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр, шулай ук, Алексейның, махсус техника һәм автомобиль тәгәрмәчләре шумасын өчен, чылбырлау фикерен дә сөенеп кабул иткәннәр.

– Андый чылбырлар пычрак вакытта бигрәк тә файдалы. Анда хәзер пычрак, хәтта внедорожниклар да батып кала. Ә мондый чылбырларны мин элек үземнең «Ока»га куя идем. Чылбырны машина тәгәрмәченә кигерәм дә, «УАЗик» чыга алмый яткан җирдән дә үтеп китә идем, – дип сөйли ул.

Белгечлеге турындагы сорауга Алексей көлә генә.

– Юк, мин инженер түгел, мин – юрист. Хәзер, гомумән, авылда яшим, фермер. Барын да ташладым. Ә осталык турында әйтсәгез, тәҗрибәдән киләдер ул, – ди.

Алексейның фикере белән хатыны да, әти-әнисе дә тулысынча килешә. Гаиләсе, шулай ук, безнең сугышчыларга ярдәм итү теләге һәм идеясе белән янып яши икән.

– Ничек шулай килеп чыктымы? Мин – офицер. Мин бер мәртәбә һәм гомерлеккә ант бирдем. Гаиләм – минем терәгем. Безнең барысы да шундый (актив)! Хатыным егетләргә сало ясаячак, сорыйлар. Сало безнең үзебезнеке, – ди ул.

«Түли алмыйбыз, дип аңлатам барысына да»

Оста һәм аның командасы турында хәбәрләр район буенча яшен тизлегендә тарала. Атна уртасында «буржуйка»лар өчен материалны 3 кеше кисеп әзерли, ял көннәренә үз теләге белән ярдәмгә ашыгучылар 15-17гә кадәр җитә.

– Буржуйкалар буенча эш агымга салынган инде. Бу ялларда 15-17 кеше киләчәк, – ди Алексей.

Ярдәмчеләр үз коралларын һәм электр челтәрендәге көчне киметү өчен кирәкле үз генераторларын алып киләләр. Барысы да үз теләге белән һәм бушка эшлиләр.

– Барысы да бушлай эшли. «Без дә ярдәм итәргә телибез», – дип шалтыраталар. «Нәрсә эшли аласыз?» – дип сорыйм. «Эретеп ябыштыру аппараты белән эшли беләм», – дип җавап бирә. Мин инде барысына да «түли алмыйбыз» дип аңлатам. Ә алар миңа: «Юк, юк! Кирәкми!» – диләр. «Киләм» дип атлыгып торучылар бар! – якташлары өчен горурлыгын яшерми Алексей.

Ул башкаларның нәрсә белән ярдәм итә аласын да әйтте. Болар – штамплы металл дисклар, төтен торбалары (92 мм диаметрлы), металл (3-5 мм), өч фазалы асинхрон двигатель, дизельле мотоблок двигателе, урын-җир кирәк-ярагы, термоноскилар, термокием, чаңгы шуганда кия торган баш киеме (балаклава), башлык, дарулар, эчке кием.

– Без ярдәмне кулдан кулга туры тапшыручы кешеләр белән эшлибез. Кирәк җиргә илттеләр, тапшырдылар. Кемдер Ростовка илтеп, әйберләрне анда үзен көтеп торучы берәүгә тапшырып, анысы тагын кемгәдер биреп, ахырда кая киткәнлеге, кая барып җиткәнлеге дә билгесез итеп түгел, – дип ышандыра Алексей Чигаров.

В Москве прошла встреча генерального директора «Россети Центр» Игоря Маковского с фондом «Энергия русского духа»

Председатель Госдумы Володин: Путин спас Россию

«Мегапир» поздравил с Днём Победы ветерана ВОВ Людмилу Сергеевну Ульянову

Ряд улиц перекроют в центре Москвы из-за инаугурации президента

Moscow.media

Замминистра обороны Иванов просит отпустить его из СИЗО на Рублёвку: Не шутка, а ходатайство по делу

В Москве американец проник в детскую библиотеку и начал раздеваться

Врач рассказал о первой помощи при травмах на электросамокатах

Источник 360.ru: на улице Менжинского в Москве консьержка устроила самосожжение

Музыкальные новости

Новости Татарстана


Москва

Российский турист напился и улегся спать на карнизе второго этажа музея, шокировав прохожих



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости Татарстана на сегодня

Другие новости Татарстана

Частные объявления в Татарстане




Новости от партнёров Russia24.pro


Здоровье

Филиал «Ревилайн» в Иркутске анонсировал семейный ирригатор RL 150



Все новости часа на 123ru.net
Москва

Более 60 предприятий присоединились к проекту «Инженерный класс в московской школе»

<

>
Moscow.media <::
:: Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России

Новости Татарстана

Новости Татарстана


Москва

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?


Авто в Татарстане


Спорт в Татарстане



Новости тенниса


ATP

Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP


Здоровье в Татарстане


Экология в Татарстане


Коронавирус в Татарстане


Музыкальные новости


Булат Окуджава

Сотрудники библиотеки №12 им. А.К. Толстого Брянска провели музыкально-литературный вечер к 100-летию со дня рождения поэта Булата Окуджавы


Власть


Россия