Добавить новость

Буран сәбәпле, Казанда автобус маршрутларын үзгәрттеләр

Intertat.ru
99

Татарстан башкаласында начар һава торышы аркасында берничә автобус маршруты үзгәртелде. Бу хакта Казан ПАТП №2 хәбәр итә.

№6 маршрут автобуслары «Давыдов» тукталышына кадәр генә бара, Төньяк бистәсенә керми.

№18 һәм №30 автобуслары «Фәйзи» тукталышына кадәр генә йөри, соңгы тукталыш — «Дуслык тыкрыгы»на кадәр бармый.

№36а маршруты буенча йөрүче автобусларның берсе бүген дә, кичәге кебек үк, «Новониколаевский» тукталышы янында батып калган. Аны этеп чыгарганнар, әмма хәзер автобуслар вакытлыча «Новониколаевский» тукталышына керми.

Юл бик тар булу сәбәпле, автобуслар «Залесный тыкрыгы», «АЗС» һәм «Яңа Тура» тукталышлары ягына бик акрын хәрәкәт итә. Шуңа бәйле рәвештә, йөрү графиклары вакытлыча үзгәртелде.

№40 маршрутта автобуслар әлегә Щербаковка бистәсенә керми. №93 маршрутта автобуслар «Берновые Ковали» тукталышына кадәр барып җитми, чөнки анда борыла алмый. Алар «Айгөл» балалар бакчасы тукталышына кадәр (Шигали авылына борылыш) йөри.

Казан метрополитены өстәмә поезд чыгарды. Кар көртләре аркасында №8 трамвай хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России