Добавить новость
Новое

«Укучылар ярыштан кайтып бара иде»: мәктәп автобусы авариягә очраган, 14 кеше зыян күргән

Intertat.ru
118

21 декабрь кичендә Удмуртия Республикасының Ижау – Ува автоюлының 67 нче километрында мәктәп автобусы җиңел машина белән бәрелешкән. Бу хакта Ува районы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә сылтама белән ТАСС яза.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматларына караганда, мәктәпнең «Газ» микроавтобусы белән 69 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча алдан барган машинаны узу тыелган урында каршы як полосага чыккан. Автобус Changan автомобиле белән бәрелешкән. Фаҗига Кулябино авылы борылышы янында булган.

Ведомство мәгълүматлары нигезендә, автобуста 10 кеше – 7 бала, 2 олы кеше һәм микроавтобус йөртүчесе булган.

Җиңел машинада 4 кеше, шул исәптән 4 яшьлек бала һәм 17 яшьлек үсмер булган, дип хәбәр итә министрлык.

Юл-транспорт һәлакәтендә 14 кеше зыян күргән. 7 кеше хастаханәдә.

«Авыр хәлдәге 1 баланы һәм уртача авыр хәлдәге 4 баланы хастаханәгә алып киттеләр. 2 олы кеше уртача авыр хәлдә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча тикшерү идарәсе

Мәктәп автобусындагы балалар спорт ярышларыннан кайтып барган.

«Укучылар Завьялово авылыннан Сюмси авылына ярышлардан кайтып барган. Автобуста 13-16 яшьлек балалар булган», – дип хәбәр ителә.

Авариядән соң тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

«Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча тикшерү органнары Ижау – Ува автоюлында мәктәп автобусы катнашында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше ачты», – диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Удмуртии





Все новости Удмуртии на сегодня
Глава Удмуртии Александр Бречалов



Rss.plus

Другие новости Удмуртии




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ижевск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России