Добавить новость

Өчесе үлгән, алтысы имгәнгән: Уфадан килүчеләр утырган машина коточкыч авариягә очраган

Intertat.ru
140

Волгоград өлкәсендә җиңел автомобильләр һәм автобус бәрелешкән: өч кеше үлгән, тагын алты кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Сызрань – Саратов – Волгоград» юлында Ssang Yong, «Лада Ларгус» һәм Setra автобусы бәрелешә. «Лада Ларгус» машинасында өч кеше (машина йөртүчесе, 42 һәм 64 яшьлек ике пассажир хатын-кыз) үлә. «Лада Ларгус» салонындагы өч баланы, 20 яшьлек кызны, шулай ук Ssang Yong машинасындагы ике кешене хастаханәгә илтәләр.

Шулай итеп барлыгы алты кеше, шул исәптән өч бала имгәнә. Ике балага өчәр яшь, бер балага тугыз яшь. Аларның хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә.

Авариягә очраган машиналар Уфадан һәм Екатеринбургтан килгән. Аларның Волгоград өлкәсе аша узып барулары булган, диелә хәбәрдә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 22 августта 15.53 сәгатьтә Башкортстанда яшәүче 34 яшьлек ир-ат Ssang Yong машинасы белән идарә итә, ул «Сызрань – Саратов – Волгоград» юлы буйлап Саратов ягыннан Волгоградка таба бара. 468 нче километрда бу машина имин дистанция сакламый һәм каршыга килә торган Setra автобусына бәрелә. Автобус белән Дагыстанда яшәүче кеше идарә итә. Аннары җиңел машина каршы як полосага чыга һәм «Лада Ларгус» машинасына бәрелә. «Лада» белән Екатеринбургта яшәүче 40 яшьлек ир-ат идарә итә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Волгоградской области





Все новости Волгоградской области на сегодня
Губернатор Волгоградской области Андрей Бочаров



Rss.plus

Другие новости Волгоградской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Волгоград на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России