Добавить новость

«Улы үлде, кызы хастаханәдә, анасы реанимациядә». Гаилә утырган машина юлдан очып чыккан

Intertat.ru
166

Удмуртиядә яшәүче гаилә Волгоград өлкәсенең Котельники районында авариягә очраган. Toyota Camry юлдан очып чыккан һәм бетон баганага бәрелгән. Машина йөртүче хатынның 2 яшьлек улы урында ук үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, рульдәге хатын идарәсен югалткан. Бу турыда Волгоград прокуратурасында әйткәннәр.

«Удмуртиядә яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз Toyota Camry белән идарә итә. Машина юл кырыена төшеп китә, суүткәргеч торба конструкциясенә бәрелә», – дигән төбәк прокурорының өлкән ярдәмчесе Оксана Черединина.

Фото: © Фото: https://epp.genproc.gov.ru, Волгоград өлкәсе прокуратурасы

Авария 23 августта көндезге 2ләр тирәсендә булуы билгеле. Машинада булган 5 кеше дә авыр травмалар алган. 2 яшьлек бала шунда ук үлгән, 4 кешене якындагы хастаханәгә илткәннәр. Машина белән идарә итүче хатынның 7 яшьлек кызы яраланган, аны Волгоградка эвакуацияләгәннәр. Рульдәге хатын үзе, 50 һәм 60 яшьлек ике хатын реанимациядә. Аларның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Волгоградской области





Все новости Волгоградской области на сегодня
Губернатор Волгоградской области Андрей Бочаров



Rss.plus

Другие новости Волгоградской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Волгоград на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России