Добавить новость

Укытучылар утырган автобус авариягә очраган: йөртүче үлгән, 20 кеше хастаханәдә

Intertat.ru
407

13 декабрьдә көндез Кострома укытучылары утырган автобус авариягә очраган. Авария Владимир һәм Ярославль өлкәләре чигендә М8 «Холомогоры» юлында булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кострома укытучылары һәм төбәкнең мәгариф оешмалары җитәкчеләре Мәскәүгә Укытучы һәм остаз елы йомгаклары тантанасында катнашу өчен бара.

Якынча белешмә буенча, шәхси ташучыдан арендаланган автобус йөртүчесе имин дистанция сайламый һәм йөк машинасына бәрелә. 20 пассажир имгәнә, йөртүче үлә. Автобуста 48 пассажир була. Йөк машинасында беркем имгәнми.

Полиция белешмәсе буенча, 20 кеше имгәгәнә, аларның 19ы укытучылар. «Икесең хәле уртача авырлыкта, алар хастаханәдә. Калганнар җиңелчә имгәнгән. Аларны табиблар тикшерә. Аннары якын арада өйләренә илтәчәкләр», дигән өлкә губернаторы Сергей Ситников «ВКонтакте»да рәсми сәхифәсендә.

Алар хәзер Владимир өлкәсенең Александров шәһәре һәм Сергиев Посад хастаханәләрендә.

Владимир өлкәсе прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу турыда прокуратура социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәсендә хәбәр итте һәм фаҗига урыннан фотолар урнаштырды.

РЕН ТВ каналы имгәнүчеләр исемлеген чыгарды. Автобус салонында Кострома өлкәсе мәгариф департаменты җитәкчесе Любовь Будкина, гомуми белем бирү, тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге җитәкчесе Юлия Куликова да булган, диелә хәбәрдә.

Копейкина Т. Ю;Комарицкая О.Н; Круглова Е. Н; Будкина Л. В.;Зерова Н. А;Егорова Е. В;Теребрина О. В;Якунина С. Н;Быкова Е. С;Григорьева И. В;Подобина В. М;Кузнецова Ю. Б;Лаврешина А. П;Крюков Д. М;Некрасов Д. А;Скопцова Е. В;Русина Ю. А;Орлова Е. С;Бурнашова С. В;Закирова Л. В;Левашова О. А;Нестерова Е. В;Кузнецова Т. С;Воробьева И. Н;Бурая С. С;Васильева М. В.

20 дән артык кеше хастаханәгә салынган, өчесе хастаханәгә ятудан баш тарткан, 18 кешене вакытлыча торып тору пунктларына урнаштырганнар, диелә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ярославской области





Все новости Ярославской области на сегодня
Губернатор Ярославской области Михаил Евраев



Rss.plus

Другие новости Ярославской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ярославль на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России