Добавить новость

Төмән юлында авариядә эшмәкәр Азат, хатыны Чулпан, өч баласы үлгән, ике баласы авыр хәлдә

Intertat.ru
408

14 августта Төмән – Ханты-Мансийск федераль трассасында «Инфинити» машинасы идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыгып, прицеплы «Вольво» йөк машинасына бәрелә. «Инфинити» Тубыл шәһәре ягына таба бара. Әлеге фаҗига турында «Комсомольская правда» яза.

Машина салонында күп балалы гаилә була. Алар – 38 һәм 32 яшьлек ир белән хатын, аларның 5 баласы. Йөртүче Азат Н., хатыны Чулпан алгы утыргычта була, алар авария урынында үлә. Ике кыз балалары да шунда ук һәлак була. Өченче бала хастаханәгә юлда, «ашыгыч ярдәм» машинасында үлә. 3 һәм 11 яшьлек малайларының гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Балалар бик авыр хәлдә, реанимациядә ята.

Азат Тубылда яши, якындагы гына әти-әнисе дә тора, мәчеткә йөри, дини кеше була. Дуслары аны, гел мәрхәмәтле булды, дип искә ала, эшен яхшы башкара, хатынын һәм балаларын ярата.

Фото: © https://vk.com/gibdd72, Төмән ЮХИДИ

Хәзер Азатның сыйныфташлары аның ятим калган балаларына ярдәм җыя.

«Мәрхүм Азат Зиннурович безнең сыйныфташ иде. Гел ярдәм итте. Безнең 15нче мәктәптә укытучылар, сыйныфташлар Азатның гаиләсенә матди ярдәм җыя. Азат яхшы кеше, намуслы эшмәкәр иде. Күпләргә йорт салып бирде, безгә дә», – ди сыйныфташы Лилия Бәхтиева.

Азат бизнес белән шөгыльләнә, аз катлы йортлар сала. Азатның хатыны Чулпан эшләми. Азат яшь чагында спорт белән шөгыльләнгән, яхшы укыган, дусларына, хезмәттәшләренә ярдәм иткән.

«Азат якын дустым иде. Мин авария урынына бардым. Бүген җирләү эшләре белән йөрибез. Урыны җәннәттә булсын», – дигән мулла Фәннүр Казымов.

Әлегә җирләү вакыты билгеле түгел.

ЮХИДИ рәсми белешмәсе буенча, «Инфинити G35» йөртүчесе яннан бара торган транспортны узганда идарәсен югалта, каршы як полосага чыга һәм «Вольво» белән бәрелешә. «Авариядә 5 кеше – 32 яшьлек йөртүче, аның 38 яшьлек хатыны, 7, 9 һәм 14 яшьлек өч кызы һәлак булды, 3 һәм 11 яшьлек ике улы хастаханәдә», – диелә ЮХИДИ хәбәрендә.

Азатның дуслары исә, йөк машинасы кисәк борылган, йөртүче тормозларга өлгермәгән, шуңа күрә аның гаебе юк, дип фаразлый, диелә «КП» хәбәрендә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ханты-Мансийского автономного округа





Все новости Ханты-Мансийского автономного округа на сегодня
Губернатор Ханты-Мансийского автономного округа Наталья Комарова



Rss.plus

Другие новости Ханты-Мансийского автономного округа




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ханты-Мансийск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие регионы России